Татарстанда Каменка – Дөбъяз – Олы Әтнә юлларына ремонт ясала

2023 елның 4 августы, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында Каменка – Дөбъязы – Олы Әтнә автомобиль юлына 41,5 – км 42,3 км участогында ремонт ясала. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 0,8 км тәшкил итә, юл IV техник категориягә туры киләчәк.

Хәзерге вакытта объектта А16НН тигезләүче катлам төзү буенча эшләр башкарылган. Проектта шулай ук А16Нн тибындагы асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 5600 кв.м мәйданда ЩМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам япма ясау һәм юл кырыйларын М-400 вак таш белән ныгыту буенча чаралар каралган.

Эшләрне финанслау суммасы Татарстан Республикасы бюджетыннан 18 млн сумнан артык тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда милли проект кысаларында республикада 133 объектта эшләр алып барыла. Бу төбәк әһәмиятендәге юлларда 63 объект, Казан агломерациясе юлларында 22 объект, Яр Чаллы агломерациясендә 8 объект һәм Түбән Кама агломерациясендә 2 объект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International