Казанда юл илкүләм проекты буенча Хәсән Туфан урамы ремонтланды

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан шәһәренең Мәскәү районы Хәсән Туфан урамында ремонт тәмамланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 700 метрдан артык тәшкил итте.башкарылган эшләрнең бәясе - Татарстан Республикасы бюджетыннан 52 млн сум тирәсе.

Объектта 4 817 кв.м мәйданлы ЩМА-11 югары ныклы вак таш-мастик асфальт-бетон япмасының өске катламы салынган, гомуми мәйданы 1 788 кв. м булган тротуарлар ремонтланган, 1 099 погон метр юл борт ташы һәм 793 погон метр тротуар борт ташы алыштырылган.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча берничә эш башкарылган. Аерым алганда, 106 данә юл билгеләре, 180 п.м. җәяүлеләр коймалары урнаштырылган, юл билгеләре куелган, 8 ноктадан ясалма яктырту һәм светофорлы көйләнә торган җәяүлеләр үтүе урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында юл илкүләм проекты буенча зур капитал таләп итүче проектлардан тыш, 12 объектны ремонтлау планлаштырыла, өч объектта эшләр тәмамланган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International