Татарстанда Алексеевск районында юл файдалануга тапшырылган

2023 елның 15 августы, сишәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында «Алексеевское – Высокий Колок» - Базяково – Тукай, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында 8,4 – км 9,9 км участогында III техник категорияле автомобиль юлы ремонтланды. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 1,561 км тәшкил итә.

Объектта булган япманы фрезерлау һәм 12 мең кв.м. артык мәйданда ЩМА-11 вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катламны урнаштыру, кырыйларны асфальт гранулятор белән ныгыту буенча эшләр башкарылган.

Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан барлык эшләр тулы күләмдә башкарылган, объект файдалануга тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда милли проект кысаларында республикада 133 объектта эшләр алып барыла. Бу төбәк әһәмиятендәге юлларда 63 объект, Казан агломерациясе юлларында 22 объект, Яр Чаллы агломерациясендә 8 объект һәм Түбән Кама агломерациясендә 2 объект.

Искәртеп узабыз, башкарылган юл эшләренең сыйфатын контрольдә тоту аның үтәлешенең төрле дәрәҗәләрендә даими үткәрелә. Подряд оешмасы дәрәҗәсендә килгән материалларның сыйфатын контрольдә тоту һәм норматив документлар таләпләренә туры килүен контрольдә тоту алып барыла. Заказчы дәрәҗәсендә лабораторияләрне җәлеп итеп, эш технологиясен үтәү контроле алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International