Түбән Камада Вокзал урамында капиталь ремонтның II этабы тәмамланды

2023 елның 15 сентябре, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Түбән Кама шәһәрендә Вокзал урамына (вокзал - Корабель урамы боҗрасыннан алып вокзал – Төзүчеләр проспекты боҗрасына кадәр) капиталь ремонт ясалды.

Объектта А16Нт асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам, А32нт асфальт-бетон катнашмасыннан аскы катлам һәм монолит борт ташы белән югары тыгызлыктагы ЩМА-8 асфальт-бетоннан өске катлам япма төзү буенча эшләр башкарылган.

Инфраструктураны яхшырту, шәһәр халкының куркынычсыз һәм уңайлы хәрәкәте өчен участокларда махсус велосипед юллары һәм тротуарлар төзелеше башкарылган. Моннан тыш, җирле юлның япмасы ремонтланган.

Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан проект-смета документациясендә каралган барлык төзелеш – монтаж эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International