Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәрендә Химиклар проспектына, Корабельная урамыннан Көньяк урамына кадәр автомобиль юлы участогында капиталь ремонт төгәлләнде. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында үткәрелде. Шулай итеп, агымдагы елда Түбән Кама агломерациясендә «Имин сыйфатлы юллар» милли юл проектын гамәлгә ашыру тәмамланды.
«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәрендә Корабельная урамына (Химиклар проспекты чатыннан Корабельная урамы 52 нче йортка кадәр) капиталь ремонт ясалды.
Бу хакта бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 2022 елга юл эшләре программасын үтәүгә багышланган брифингта хәбәр итте. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы төбәктә "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм юл проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында региональ әһәмияттәге Лениногорск - Чирмешән автомобиль юлы участогын ремонтлау төгәлләнде, 28,414 км аралыгында 30,564 км га кадәр. Үткәрелгән эшләрнең озынлыгы 2,15 км.
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында региональ әһәмияттәге Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт автомобиль юлының өч участогында - 53,5 км 54,5 км (уңда), 56,78 км 58,34 км (уңда) һәм 61,26 км 62 км (уңда) кадәр ремонт төгәлләнде. Үткәрелгән ремонт эшләренең гомуми озынлыгы 3,32 км тәшкил итте. Финанслау суммасы 44 млн сумнан артык.
«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында «Йошкар-Ола - Яшел Үзән» автомобиль юлы участогында «Идел» М-7 кадәр, 95,11 км дан 100,35 км га кадәр юл эшләре башкарыла.
«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Казанда Идел буе районы Салмачи торак массивында Үзәк урамга ремонт эшләре төгәлләнде.
«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Татарстан Республикасы башкаласының Совет районында 1,7 км озынлыктагы Николай Ершов урамы участогы ремонтланды.
"Имин сыйфатлы юллар" милли юл проекты кысаларында Татарстан башкаласының Яңа Савин районында Четаев урамы участогын Бондаренко урамыннан алып Әбсәләм урамына кадәр ремонтлап бетерделәр. Эшләрнең озынлыгы 0,407 км тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Лаеш - Чырпы IV техник категорияле автомобиль юлын ремонтлау эшләре дәвам итә, км 8+225 - км 11+275 км. Участокның озынлыгы 3 чакрымнан артык. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында уздырыла.