Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында Татарстан Республикасында «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды.
«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Ашытбаш - Шушмабаш - Карадуван автомобиль юлы участогына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында, 12,5 км дан 16,3 км га кадәр капиталь ремонт ясала. Юл эшләренең озынлыгы 3,8 км тәшкил итә. Әлеге автомобиль юлы IV техник категориягә керә.
Бу хакта бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 2022 елга юл эшләре программасын үтәүгә багышланган брифингта хәбәр итте. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы төбәктә "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм юл проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.