2022 елда "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында күперләрне торгызу программасы старт алды. Агымдагы елда 27 күпердә төзекләндерү эшләре башкарылды, шуларның 16 сы 560 метр озынлыкта, файдалануга тапшырылган. Бу - 2024 елга кадәр планлаштырылган күперләрнең гомуми саныннан 18% тәшкил итә.
«Шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү максатларында 2022 елда федераль бюджеттан 385 млн сумнан артык акча бүленгән», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында узган матбугат конференциясендә.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында Татарстан Республикасында «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды.
“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм юл проекты кысаларында Түбән Мактама - Актүбә автомобиль юлы ремонтланды.
“Имин юллар” Бөтенроссия олимпиадасы 1 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр “Учи.ру” белем бирү платформасында узды. Анда республиканың якынча 87 мең укучысы катнашты.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында «Йошкар-Ола - Яшел Үзән» автомобиль юлы участогында «Идел» М-7, 95,11 км дан 100,35 км га кадәр юл эшләре төгәлләнде.
«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты ярдәмендә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, алар төбәкләрнең һәм тулаем илнең икътисади потенциалын үстерергә ярдәм итеп кенә калмый, ә иң мөһиме, халыкка файда китерә. Мондый объектларны гамәлгә ашыру өзлексез федераль ярдәм нәтиҗәсендә мөмкин.
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында 1,0 км дан алып 1,3 км км га кадәр кишәрлектә Столбище - Атабай автомобиль юлы ремонтланды. Аэропорт - Столбище автомобиль юлының янәшәсендәге боҗра хәрәкәтен оештыру эшләре "Имин сыйфатлы юллар" милли юл проекты кысаларында башкарылды. Юл эшләренең озынлыгы 0,543 км тәшкил иткән.
Чаллы шәһәрендә «Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Гостев, Аэродромная урамыннан Батенчук урамына кадәр участокта юл эшләре башкарылды.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 ноябрендә "Учи.ру" мәгариф платформасында "Имин юллар" Бөтенроссия олимпиадасы старт алды.