Татарстанда илкүләм юл проекты кысаларында агымдагы елда 27 күпердә ремонт эшләре башкарылды

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

2022 елда "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында күперләрне торгызу программасы старт алды. Агымдагы елда 27 күпердә төзекләндерү эшләре башкарылды, шуларның 16 сы 560 метр озынлыкта, файдалануга тапшырылган. Бу - 2024 елга кадәр планлаштырылган күперләрнең гомуми саныннан 18% тәшкил итә.

Бу максатларга автомобиль юлларын һәм ясалма юл корылмаларын (күперләрне) капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү өчен акча бүленгән. Финанслау күләме 1 млн 800 мең сумнан артык тәшкил итте, шуларның 1 500 млн сумнан артыгы Россия Федерациясе бюджетыннан һәм 350 млн сумнан артыгы Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелде. 

Билгеләп үтик, күперләрне ремонтлаудан тыш, төбәк әһәмиятендәге 76,9 чакрым автомобиль юлларына капиталь ремонт ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International