“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм юл проекты кысаларында Түбән Мактама - Актүбә автомобиль юлы ремонтланды. Татарстан Республикасы Әлмәт районында - 0 км дан алып 3,4 км га кадәр һәм 12,7 км-15 км ераклыкта, юл эшләренең озынлыгы 5,9 км тәшкил итә.
Шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру чаралары да башкарылды. Аерым алганда, юл билгеләре куелды, юлны яктыртуда үзгәрешләр кертелде.
«Татнефтедор» ҖЧҖ подряд оешмасы көче белән барлык төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнде.