Автошәһәрдә милли юл проекты буенча Гостев урамындагы автомобиль юлында төзекләндерү эшләре төгәлләнде

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Чаллы шәһәрендә «Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Гостев, Аэродромная урамыннан Батенчук урамына кадәр участокта юл эшләре башкарылды.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 30 августында Гостев урамында күпер төзелеше белән автомобиль юлы төзекләндерелгәннән соң хәрәкәтне ачтылар. Автомобиль юлларын төзекләндерергә һәм 104,4 метр озынлыктагы күпер корылмасын төзергә, 1 млрд сум торган эш 2021 елда башланган.

Проектчы - «Татдорпроект» институты» АҖ, генераль подрядчы - «РБР16» ҖЧҖ. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International