2022 елда милли юл проекты кысаларында Россия төбәкләрендә 60 артык объект төзелде һәм реконструкцияләнде

2022 елның 25 ноябре, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты ярдәмендә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, алар төбәкләрнең һәм тулаем илнең икътисади потенциалын үстерергә ярдәм итеп кенә калмый, ә иң мөһиме, халыкка файда китерә. Мондый объектларны гамәлгә ашыру өзлексез федераль ярдәм нәтиҗәсендә мөмкин.

Быел «Региональ һәм җирле юл челтәре» федераль проектын финанслауның гомуми күләме 400 млрд сумнан артык тәшкил итте, шуларның 159 млрд - федераль бюджет акчалары.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан Республикасында Казан, Чаллы, Түбән Кама агломерацияләрендә һәм региональ челтәрдә 91,3 км озынлыктагы автомобиль юллары ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International