Бүген «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесендә 2022 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 2022 елда Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар үтәлде.
2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Чаллы шәһәр агломерациясендә гомуми озынлыгы 22 км артык булган 8 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак.бүгенге көндә барлык объектларга да дәүләт контрактлары тулы күләмдә төзелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов республикада юл программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде һәм автомобиль юллары төзелешендә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде: «М12 өчен зур рәхмәт, 100 млрд сум үзләштерү. Җиденче һәм сигезенче участокларыбыз 100 миллиард».
2020 елдан 2022 елга кадәр Татарстан Республикасының «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының 199 юл объектында «РОСДОРНИЯ» ФАУның яңа һәм иң яхшы технологияләр реестрыннан технология буенча эшләр башкарылган. Башлыча асфальт-бетон катнашмаларын яңа стандартлар буенча куллану гамәлгә ашырыла, алар үз эченә күләмле проектлау методологияләре буенча проектланган асфальт-бетон тышлыкларны куллануны ала. Күперләрдә исә заманча коррозиягә каршы тышлыклар кулланыла.
Казан агломерациясендә «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында гомуми озынлыгы 37 км булган 22 объектта эшләр башкарылачак. Бүгенге көндә барлык объектларга да дәүләт контрактлары тулы күләмдә төзелгән.
2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Татарстан юлларына 11,2 млрд сум бүлеп биреләчәк. Шуларның 5,8 млрд сумын республика бюджетыннан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын ремонтлауга һәм шәһәр агломерацияләренең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүгә юнәлтәчәкләр.
Мондый мәгълүматлар 2022 елның декабрендә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәсендә алынган.
Бүген Мәскәүдә 2022 елда "Имин сыйфатлы юллар" милли проектын гамәлгә ашыру буенча лидерларны бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Президент Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллин тапшырды.
2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча эшләр дәвам итәчәк.