Бүген Мәскәүдә 2022 елда "Имин сыйфатлы юллар" милли проектын гамәлгә ашыру буенча лидерларны бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Президент Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллин тапшырды.
Милли проект объектларын гамәлгә ашыру сыйфатының югары күрсәткечләре өчен диплом белән Татарстан Республикасы командасы билгеләп үтелде.
Марат Хөснуллин төбәк башлыкларын юл сезонын уңышлы тәмамлау белән котлады һәм юл хезмәткәрләре алдына куелган төп максатка ирешү өчен: Россия төбәкләрендә сыйфатлы һәм ышанычлы транспорт инфраструктурасын булдыру өчен куйган тырышлыклары өчен рәхмәтен белдерде.