Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү нәтиҗәсе буенча Татарстанда автомобиль юлларының сыйфатыннан һәм файдаланудагы уңайлылыгыннан 60% канәгать

2022 елның 23 декабре, җомга

Мондый мәгълүматлар 2022 елның декабрендә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәсендә алынган.

"Имин сыйфатлы юллар" милли проекты ярдәмендә Россиядә юл челтәрен үстерү дәвам итә. Ил төбәкләре халкы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтә: халыкның 52 %ы автомобиль юлларының сыйфаты һәм һәркем файдалана алырлык булуы белән канәгать, шулай ук юл-транспорт инфраструктурасын яхшыртуны билгелиләр. Бу мәгълүматны Федераль юл агентлыгы Коллегиясе утырышы кысаларында ведомство башлыгы Роман Новиков яңгыратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International