Рөстәм Миңнеханов: «Бездә Идел һәм Кама аша ике күпер төзелә. Беркайчан да, хәтта совет чорында да, мондый әйберләр булмаган»

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов республикада юл программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде һәм автомобиль юллары төзелешендә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде: «М12 өчен зур рәхмәт, 100 млрд сум үзләштерү. Җиденче һәм сигезенче участокларыбыз 100 миллиард».

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узучы юл төзелүен әйтте: «Бездә ике күпер төзелә – Идел аша һәм Кама аша, совет чорында да андый әйберләр беркайчан да булмаган. Плюс-Әлмәткә юл (Дәүләт-шәхси партнерлык) төзибез. Инвестиция кредитлары да. Бик зур рәхмәт. Без үзебез дә салабыз. Республика өлеше генә 67 млрд сум, федераль юллар 126 млрд сум. Бу, әлбәттә, бик зур акча.»

«Юллар һәм күперләр – барысы да план буенча бара, графиклар буенча, Марат Хөснуллин каты контрольдә тота. Барлык программа объектлары да, «куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» милли проекты да тормышка ашырыла»,– дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International