«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесендә 2022 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесендә 2022 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче министрлыклар, ведомстволар һәм оешмаларның уртак тырышлыгы белән 2022 елда республикада авариялелек, юл-транспорт травматизмы, социаль һәм транспорт куркынычларының төп күрсәткечләре киметелде.

Чара барышында спикерлар билгеләп үткәнчә, 2023 елда төп бурычлар булып авариялелекне киметү һәм юлларның саклануын тәэмин итү, «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү кала.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы максатларында Татарстан Республикасы юл илкүләм проект чарасы буларак ИТС булдыру һәм үстерү чарасын гамәлгә ашыра башлады. Узган ел әлеге программаны гамәлгә кертү өчен федераль бюджеттан 385 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Акчалар юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын, интенсивлыкны контрольдә тоту подсистемасын һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәр агломерацияләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеофиксацияләү системасын үстерүгә юнәлдерелгән.

Быел да «Учи.ру» 1 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр «Имин юллар» Бөтенроссия олимпиадасы узды. Анда республиканың 87 меңгә якын укучысы катнашты. Онлайн-ярыш өченче ел рәттән «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты ярдәме белән уздырыла. Олимпиадада катнашу нәтиҗәсендә бөтен Россиянең 5 миллионга якын укучысы үзләренең юл грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International