2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Татарстан юлларына 11,2 млрд сум бүлеп биреләчәк. Шуларның 5,8 млрд сумын республика бюджетыннан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын ремонтлауга һәм шәһәр агломерацияләренең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүгә юнәлтәчәкләр. Федераль бюджеттан тагын 1,4 млрд сум Казан шәһәре инфраструктурасын үстерүгә китәчәк. Автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерүгә 3,8 млрд сум юнәлтеләчәк, шуларның 3 млрд сумнан артыгы – федераль бюджеттан һәм 7 млн сумнан артыгы – республика бюджетыннан.
Интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертүгә федераль бюджеттан 224,3 млн сум акча юнәлтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 170 км автомобиль юлы ремонтланган, финанслауның гомуми суммасы 10,17 млрд сум тәшкил иткән. Милли проект ярдәмендә 100 км артык төбәк әһәмиятендәге юлларны яңарту, 33,8 км Казан агломерациясе юлларын, 23,6 км Яр Чаллы агломерациясе юлларын һәм 4,6 км Түбән Кама агломерациясе юлларын капиталь ремонтлау мөмкин булды.
Узган елның яңалыгы булып күперләрне торгызу буенча программаның старты булды, ул 27 күпердә эшләр башкарырга мөмкинлек бирде. Аларның 15е, озынлыгы 510 погон метрдан артык, 2024 елга кадәр ремонтлау планлаштырылган күперләрнең 18% ы файдалануга тапшырылган.
Мәгълүмати-техник озата баруны (ИТС) кертү буенча эш кысаларында Казанда 32 һәм Яр Чаллыда 10 светофор модернизацияләнде. Моннан тыш, республикада инде булган светофор объектларын җиһазландыру өчен 213 өстәмә видеокүзәтү камерасы һәм ике видеорегистратор урнаштырылган.
Шулай ук бу юнәлеш буенча Казан агломерациясе өчен магистраль автомобиль юллары киселешләрендә 30 данә транспорт детекторлары җиһазлары, Яр Чаллы агломерациясе өчен 19 данә җитештерелгән.