2023 елда Татарстанда шәһәр агломерацияләрендә милли юл проекты кысаларында эшләр дәвам итәчәк

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча эшләр дәвам итәчәк.

Казанда 12 объектта 1 млрд. сумлык ремонт эшләре башкару планлаштырыла. Түбән Камада 480 млн сумлык 2 объектта капиталь ремонт ясалачак.  Яр Чаллыда гомуми финанслау күләме 680 млн. сумга капиталь ремонт ясалачак.

Исегезгә төшерәбез, "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм юл проектын гамәлгә ашыру максатларында 2023 елга бюджет проекты тарафыннан 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү каралган, шуларның 4,7 млрд сумы федераль бюджеттан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International