Бүген, 15 декабрьдә, ике юбилей матур датасына багышланган бәйрәм концерты узды: ИБДСТУ Казан филиалы Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институтының тынлы оркестрын 40 еллыгы, шулай ук аның алыштыргысыз җитәкчесе, отставкадагы майор, хәрби дирижер Виктор Карасевның 95 еллыгы.
Бүген, 14 декабрьдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Көн тәртибендә - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру.
Пассажирларга уңайлы булсын өчен Татарстан Республикасында Горький тимер юлының 19 тимер юл тукталыш пунктына яңа исемнәр бирелде.
2023 елның 11 аенда Горький тимер юлы чикләрендә барлык төр элемтәләрдә 145 меңнән артык йөкле һәм буш ЕФЭ (TEU) контейнерлары ташылган, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 15% ка югарырак.
18 декабрьдән техник сәбәпләр аркасында Казан – Аэропорт бәйләнеше буенча 6702 нче шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк. Казан станциясеннән поезд 07:59 сәгатьтә (10 минутка соңрак) китәчәк. Аэропортка 08:30 сәгатьтә килү.
Аэропорт – Казан элемтәсе буенча 6721 нче поезд Аэропорт станциясеннән 07:59 сәгатьтә (1 минут алданрак) китәчәк. Казан станциясенә 08:33 сәгатьтә килү.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казанда Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районының Самосырово торак массивында 2,000 км озынлыктагы Тынычлык урамы ремонтланды.
15 декабрьдә бер көнгә Арча – Корса аралыгында ремонт эшләре белән бәйле рәвештә Казан – Кукмара бәйләнеше буенча 6420 нче шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.
Горький тимер юлы ерак юлга баручы юл йөрү документларының гомуми санынан электрон билетлар сату өлеше үсешен теркәп бара.
ДОМ. РФ инфраструктура облигацияләре механизмы аша А295 Йошкар-Оладан М7 «Волга» кадәр трасса төзүгә 4,3 млрд сум юнәлтәчәк. Проектны финанслау турында килешүне Усеш институты «ТатДорТрансИнвест» компаниясе белән имзалады, ул проектны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.
12 декабрьдән пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен Бөгелмә – Кандра-Бөгелмә шәһәр яны поездлар Ефановка һәм 1331км тукталыш пунктларында тукталачак.