Өстәмә ике поезд Горький тимер юлында яңа ел бәйрәм көннәренә билгеләнгән. Алар 2023 елның 22 декабреннән 2024 елның 7 гыйнварына кадәр Мәскәү – Түбән Новгород һәм Казан – Санкт – Петербург маршрутлары буенча йөриячәк.
Бүген, 21 декабрьдә, М-12 «Көнчыгыш» Мәскәү - Казан тиз йөрешле автомобиль юлын ачу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, территорияләре буенча яңа автомагистраль маршруты узучы төбәкләр җитәкчеләре, шулай ук «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашты.
2023 елның 11 аенда Горький тимер юлы буенча йөрүче шәһәр яны туристлык поездларыннан 32 меңгә якын пассажир файдаланган. Бу узган елның шул ук чорына караганда 37% ка күбрәк.
19 һәм 20 декабрьдә Горький тимер юлының Казан төбәге чикләрендә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча рейдлар узды. «Игътибар, күченү!» айлыгы кысаларында тимер юлчылар дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм район администрацияләре вәкилләре белән берлектә автомобильчеләргә юл хәрәкәтенең мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр.
2023 елның 11 аенда Горький тимер юлы станцияләреннән ике катлы поездлар белән 1,6 млн.пассажир җибәрелгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 11% ка күбрәк.
18 декабрьдә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Теләкләр чыршысы» ирекле Яңа ел акциясендә катнашты.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында «Казан – Ырымбур» - Балык Бистәсе, км 22+632 – км 25+170, IV-техник категорияле автомобиль юлларына ремонт ясалды. Участокның озынлыгы 2,538 км.
Зур яңалык: Бегишеводан Яңа Уренгойга даими рейслар яңартыла.
«Казан» халыкара аэропортында пассажирлар агымы тарихи максимумына җитте.
Яңа ел бәйрәм көннәренә Горький тимер юлында 248 өстәмә поезд рейсы билгеләнгән. Алар 2023 елның 20 декабреннән 2024 елның 10 гыйнварына кадәр иң кирәкле юнәлешләрдә йөриячәк.