Татарстан Республикасы башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы уздырылуга бәйле рәвештә Горький тимер юлында шәһәр яны поездлары билгеләнә.
15, 16 һәм 17 майда 7602 нче поезд Казан – Аэропорт элемтәсе белән Казан станциясеннән 11:30 сәгатьтә китәчәк, 12:00 сәгатьтә киләчәк.
15, 16, 17, 18 һәм 19 майда Аэропорт – Казан элемтәсе буенча 7603 нче поезд Аэропорт станциясеннән 19:47 сәгатьтә китәчәк, 20:13 сәгатьтә киләчәк.
Искәртеп узабыз, форум 2024 елның 14-19 маенда узачак һәм Россия Федерациясе белән ислам дөньясы илләренең икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы булачак.
Шәһәр яны поездлары расписаниесе буенча барлык мәгълүматны пассажирлар ала алалар:
• сайтта https://www.rzd.ru/;
• «Содружество» АҖ шәһәр яны компаниясе сайтында – https://sodruzhestvoppk.ru/;
• «РЖД» ААҖ клиентларга ярдәм итү үзәгендә 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча;
• тимер юл вокзалларында белешмә хезмәтендә;
• шәһәр яны билет кассаларында.