Түбән Кама – Ижевск шәһәр яны поезды 5 километр тукталыш пунктында тукталачак

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

16 майдан 6677/6678 номерлы шәһәр яны поездына пассажирлар уңайлы булсын өчен Түбән Кама – Ижевск бәйләнеше буенча 5 километр тукталыш пунктында тукталыш кертелә.

Агрыз станциясенә кадәр поезд гамәлдәге расписание буенча бара. Агерҗе 16.17 – 16.18, шәһәр посты 16.26, т.п. 5 км 16.30-16.31. Аннан соң поезд Ижевск станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча бара.

5 км т.п. буенча тукталыш кертелү белән бәйле рәвештә әлеге поезд 6 км т. п. буенча тукталыш гамәлдән чыгарыла.

Расписаниедә Мәскәү вакыты күрсәтелгән.

Барлык маршрутлар буенча да тулы мәгълүмат алырга мөмкин:

- "РЖД пассажирларга" мобиль кушымтасында;

сайтта https://sodruzhestvoppk.ru;

- 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек әйләнәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International