13 майда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм һава транспорты Федераль агентлыгының һава киңлегеннән файдалануны оештыру идарәсе башлыгы Сергей Мартыненко катнашында Татарстан Республикасы һава киңлегендә куркынычсызлыкны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Фикер алышуда шулай ук һава транспорты Федераль агентлыгының Идел буе төбәкара территориаль һава транспорты идарәсе башлыгы Людмила Пименова, Татарстан Республикасы Раис ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов катнашты. Моннан тыш, эш киңәшмәсендә көч структуралары, тармаклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Утырышта агымдагы вәзгыять һәм Казан шәһәре өстеннән һава киңлегендә куркынычсызлык буенча чаралар күрү кирәклеге мәсьәләләре тикшерелде.