ТР Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге буенча Эшче төркем утырышы узды

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген, 21 майда, Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча уртак Эшче төркемнең унынчы утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасыннан Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, шулай ук Татарстан Республикасы транспорт тармагы оешмалары вәкилләре катнашты.

Беларусь Республикасыннан эшче төркем утырышында Беларусь Республикасы Премьер-министры Урынбасары Петр Пархомчик, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Крутой, Беларусь Республикасы сәнәгать министры Александр Рогожник, Беларусь Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Вадим Шагойко, җиңел сәнәгать товарлары җитештерү һәм сату буенча белорус дәүләт концерны рәисе Татьяна Лугина, шулай ук Беларусь Республикасы транспорт тармагы оешмалары вәкилләре.

«Татарстан белорус партнерлары белән икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтү белән кызыксына, - диде Олег Коробченко, утырышта катнашучыларны сәламләп. - Автомобиль төзелеше, авиатөзелеш, нефть-газ химиясе, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәсендәге кооперация зур кызыксыну уята. Мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә белорус-Татарстан элемтәләрен киңәйтү өчен яхшы шартлар бар».

Утырыш барышында ике республика арасында пассажир транспорты, авиатөзелеш һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде.

Утырышта катнашучылар шулай ук сәнәгать кооперациясенең һәм Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре арасында хезмәттәшлек перспективаларының мөһимлеген, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен экспортлауны арттыруны ассызыкладылар.

Чара ахырында Беларусь Республикасы һәм Россия Федерациясе Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге буенча эшче төркемнең 10 нчы утырышы беркетмәсен имзалау тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International