«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Каменка - Дөбъяз - Олы Әтня автомобиль юлларына ремонт ясала

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районында Каменка - Дөбъяз - Олы Әтнә автомобиль юлына, 13+800 - км 15+100 км, IV-техник категорияле автомобиль юлына ремонт ясала. Участокның озынлыгы 1,300 км.

Объектта А16Нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катламны җәю, 10 177 м² мәйданда ЩМА-8 өске катламын ябу, асфальт гранулятор белән юл кырыйларын ныгыту һәм автопавильонны алыштырып автобус тукталышын төзү буенча эшләр каралган.

Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан 100% ка тигезләүче һәм өске катламнарны урнаштыру буенча эшләр башкарылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International