Горький тимер юлы май бәйрәмнәрендә 1,5 млн. пассажир ташыган

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Горький тимер юлы 2024 елның май бәйрәмнәре вакытында вокзаллардан һәм станцияләрдән 1,5 млн.пассажир җибәргән.

Шуларның 376 меңгә якыны ерак юлга озатылган, шәһәр яны хәрәкәтендә 1,2 млн.

Май бәйрәмнәрендә пассажирлар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбургка баручы поездлар популяр булган.

Бәйрәм көннәрендә пассажирлар әйләнеше 416 мең пасс-км тәшкил итә, шул исәптән ерак юлда 358 мең пасс-км, шәһәр яны элемтәсендә 58 млн пасс-км.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның гыйнвар-апрель айларында Горький тимер юлы вокзалларыннан һәм станцияләреннән 11,6 млн.пассажир җибәрелгән (+2023 елның шул ук чорына карата 7,7%). Шуларның 2,7 млн пассажиры ерак юлга озатылган (+10,3%), шәһәр яны хәрәкәтендә 8,9 млн (+6,9%).

Белешмә:

Горький тимер юлы ААҖ филиалы «РЖД» Россия Федерациясенең 15 субъекты территориясе буенча уза, алар арасында 8 өлкә (Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Киров, Свердловск, Вологда, Рязань, Ульяновск), 6 республика (Мордовия, Чувашия, Удмуртия, Татарстан, Марий Эл, Башкортостан) һәм Пермь крае.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International