Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ транспорт министры Роман Старовойт, «РЖД» ААҖ башлыгы Олег Белозеров, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, проектның партнер илләре һәм халыкара эшлекле бергәлек вәкилләре катнашында «Төньяк – Көньяк» Халыкара транспорт коридоры панель дискуссиясе узды. Чарада шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Чарада диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы (Росморречфлот) җитәкчесе Андрей Тарасенко, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Йылмаз Угур һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Катарские авиалинии» компанияләр төркеменең аэрополитика һәм көйләү бүлеге җитәкчесе белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» да KazanForum-2025 кысаларында узды.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Яшьлек проспектын (Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәр өлешен) ремонтлауга керештеләр. Участокның озынлыгы 2,2 км, киңлеге - 4 полоса.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар дәүләтенең Иганәләр һәм Ислам эшләре министры Ганем Әл Ганим белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Бүген "Россия – Ислам дөньясы: KazanForum" XVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Продукцияне сатуны тәэмин итү өчен нәтиҗәле логистик стратегияләр: халыкара базарларда чакырулар һәм мөмкинлекләр» темасына түгәрәк өстәл узды.
Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисадый форумын уздыру сәбәпле, 14 майдан 16 майга кадәр Казан – Аэропорт – Казан шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигы үзгәрәчәк.
Red Wings авиакомпаниясе Татарстаннан Вьетнамга беренче туры рейсын башкарды. Самолет Габдулла Тукай исемендәге "Казан" Халыкара аэропортыннан очып киткән һәм инде Камрань аэропортына, Нячанг шәһәренә төшкән.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисадый форумы вакытында чарада катнашучыларны транспорт белән тәэмин итү оештырылды.
13-18 май көннәрендә Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы узачак. Шуңа бәйле рәвештә 14 майдан 16 майга кадәр Казан – Аэропорт – Казан маршрутында өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә.