Казанның Каюм Насыйри урамында эшләр тәмам

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада үткәрү кысаларында Каюм Насыри урамында капиталь төзекләндерү үткәрелгән иде: трамвай юлларына демонтаж ясалды һәм иске юл катламы алыштырылды. Бу максатларга ТР Президенты өстәмә акча бүлеп бирде.
Шулай ук К. Насыйри урамы “Имин Татарстан” программасын тормышка ашыру кысаларында видеокамералар белән җиһазландырылды, җәяүлеләр зонасы оештырылды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе эшләргә заказ бирүче булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International