Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 26 сентябре, җомга
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 296 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 19 халыкара рейслар. 3165 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3426 пассажир килгән.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 57 рейс башкарган.
26 нчы сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура көндез +16 +21 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International