Ютазы районында Бәйрәкә елгасы аша төзекләндерелгән күпер буенча автомобиль транспортына хәрәкәт ачылды

2014 елның 26 сентябре, җомга
ТР Ютазы муниципаль районының Иске Каразирек авылы янындагы Бәйрәкә елгасы аша төзекләндерелгән күпер буенча автомобиль транспортына хәрәкәт ачылды.
Күпер “Югары Стәрле-Каразирек-Урыссу” автомобиль юлында урнашкан, ул иске күпер урынында төзелде.
Күперне реконструкцияләү 2014 елның июлендә башланды. Эшләр барышында күпернең ике ягыннан да 1 м киңлектә җәяүлеләр юлы эшләнелде, култыкса һәм барьер коймалар куелды, юл тамгалары төшерелде. 100 метр озынлыктагы килү юлына асфальт түшәлде. Күпернең озынлыгы 29,15 м, киңлеге 8 м тәшкил итә.
Эшләрнең проектчысы - “Татдорпроект” ААҖ, генподрядчысы - “Мосты РТ” ААҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International