Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә ташу процессында катнашучыларның үзара бәйләнешләре буенча координацияләү советы утырышы булып узды

2014 елның 26 сентябре, җомга
Түбән Камада Куйбышев тимер юлы башлыгының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Дмитрий Атякин рәислегендә Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәге координацияләү советы утырышы булып узды. Совет утырышында Куйбышев магистрале хезмәтләре һәм дирекцияләре, Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре, һ.б. вәкилләре катнашты.
Утырышта тимер юл транспорты һәм Кама икътисади районының сәнәгать предприятиеләре үсешенең перспективалары, йөк ташу буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту турында фикер алыштылар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International