Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 16 июне, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 311 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 48 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,11 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,58 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 17 халыкара рейслар. 3299 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2974 кеше килгән.

16 нчы июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +28 - +33 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International