Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында төбәк әһәмиятендәге “Ашытбаш-Шушмабаш-Карадуган” автомобиль юлында чокырларны ямау төгәлләнде. Төзү-төзекләндерү эшләре 173 тонна асфальт-бетон кулланып 1500 кв.м мәйданда башкарылды.
Бүгенге көнгә Татарстанда 37695 тонна кайнар асфальт-бетон кулланып 310080 кв.м төбәк әһәмиятендәге юл төзекләндерелгән.