ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
“Көньяк” автовокзалыннан яңа 767 нче номерлы “Казан-Чабаксар” маршруты буенча автобуслар йөри башлады.
20 нче июльдән “РусЛайн” авиакомпаниясе “Казан” халыкара аэропортыннан яңа рейс ачты.
Татарстан Республикасы территориясендә 16-19 июльдә 91 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 141 очрагы, 234 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1909 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 23 халыкара рейслар. 4689 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3208 кеше килгән.

17
июль, 2015 ел
җомга
Бүген Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Бөгелмә-Мәскәү (Домодедово)-Бөгелмә маршруты буенча беренче рейсларны башкарды.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 25 халыкара рейслар. 3452 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3374 кеше килгән.

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясе буенча йөрүче маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу хокукына бәйге үткәрелде.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 301 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 38 очрагы теркәлгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 31 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 37 очрагы, 54 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 609 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
“Казан шәһәренең урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү” программасы кысаларында Челюскина урамы буенча 27, 27а нчы номерлы һәм Побежимов урамының 46 нчы номерлы йортларының ишегалларында ремонт төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International