Татарстан Республикасы территориясендә 16-19 июльдә 91 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 141 очрагы, 234 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1909 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Июльнең 19 көне эчендә республикада 234 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 25 кеше һәлак булган һәм 298 кеше төрле тән җәрәхәте алган.