Бүген Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Бөгелмә-Мәскәү (Домодедово)-Бөгелмә маршруты буенча беренче рейсларны башкарды.
Киләчәктә авиакомпаниянең очулар географиясе киңәячәк. Рейсларны Бөгелмәдән Санкт-Петербург, Нижневартовск, Сочи, Симферополь шәһәрләренә башкару каралган. Казаннан Мәскәүгә (Внуково), Санкт-Петербург, Чиләбе, Новосибирск, Сочи, Симферополь һәм Геленджик шәһәрләренә очарга мөмкин булачак.
ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе рейсларны 50 урынлы “Bombardier CRJ200” һава судноларында гамәлгә ашыра.