Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 301 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 38 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,98 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,18 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 22 халыкара рейслар. 3466 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3092 кеше килгән.

16 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, яңгыр, яшен, көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Температура көндез: +18 - +23 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International