ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2016 ел
җомга

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 23 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 67 очрагы, 160 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 611 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер һәм 18 халыкара рейслар. 2713 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2949 кеше килгән.


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

26 нчы майга мәгълүматлар буенча, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы территорияләрдән 8128 тонна каты көнкүреш калдыклары җыелган. Санитар чистарту чараларында көн саен 735 кеше һәм 213 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Тимер юл вокзалларының Горький төбәк дирекциясенең Восстание тимер юл вокзалында тимер юлы объектларында балалар травмасын профилактикалауга  багышланган “Куркынычсызлык дәресе” булды.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 40 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасы территориясендә 26 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 63 очрагы, 117 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 585 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында 2015 елда һәм агымдагы елның 1 нче кварталында хезмәт законнарын үтәүгә багышланган коллегия утырышы булды.

“Содружество” ААҖ 28 нче майда Сабан туенда катнашучыларга һәм кунакларга Каенлыкка кадәр Казан-Аэропорт юнәлешендәге уңайлы һәм куркынычсыз шәһәр яны поездларында сәфәр оештыра.

Пассажирлар уңайлыгы өчен “Ижау-Чур-Ижау” шәһәр яны поездлары билгеләнә.

Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер һәм 11 халыкара рейслар. 2103 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2076 кеше килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International