Республикада төзелеш һәм транспорт әлегәчә травма алу куркынычы иң зур булган тармаклар булып санала

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

          Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында 2015 елда һәм агымдагы елның 1 нче кварталында хезмәт законнарын үтәүгә багышланган коллегия утырышы булды. Утырыш эшендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык секторы мөдире Светлана Черкасова катнашты.

          Коллегиядә республикада әлегәчә травма алу куркынычы иң зур булган тармаклар булып төзелеш, эшкәртү производстволары, транспорт һәм элемтә саналуы ассызыкланды. Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре арасында   эшләрне куркынычсыз алып баруны начар оештыру, инструктаж үткәрүгә формаль мөнәсәбәт, эш белән тәэмин итүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау һәм хезмәт дисциплинасын бозу өлкәсендә түбән белем дәрәҗәсе кебек җитешсезлекләр билгеләп үтелде.

          Коллегия утырышында шулай ук хезмәт хакы, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре һәм хезмәтне саклау буенча башкарма комитетлар каршында булдырылган координация советлары эшчәнлеге каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International