Үткән тәүлектә республикада 18 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 21 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 26 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 63 очрагы, 117 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 585 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Майның 25 көне эчендә республикада 297 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 30 кеше һәлак булган һәм 330 кеше төрле тән җәрәхәте алган.