Тимер юл вокзалларының Горький төбәк дирекциясенең Восстание тимер юл вокзалында тимер юлы объектларында балалар травмасын профилактикалауга багышланган “Куркынычсызлык дәресе” булды. Ул 20-30 май көннәрендә Россия тимер юллары челтәрендә игълан ителгән “Балалар һәм тимер юл” акциясе кысаларында үткәрелде. Акциянең максаты булып балигъ булмаганнар өчен мәгълүмати-аңлату эше тора.
146 нче номерлы Казан урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары “Куркынычсызлык дәресе”нең кунаклары булдылар. Балалар өчен тимер юлчылар вокзал комплексы буенча экскурсия оештырдылар: белешмә, билет кассалары, пассажирларның ял итү бүлмәсе, вокзал буенча дежурның эшен күрсәттеләр. Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраленең мәгълүмат үзәге буенча өстәмә экскурсия уздырдылар. Белгечләр җентекләп тимер юл инфраструктурасы объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр. Алынган белемнәрен ныгыту өчен тематик мультфильмнар күрсәттеләр һәм викторина үткәрделәр, анда беренче сыйныф укучылары актив катнаштылар.
"РЖД" ААҖ тимер юл инфраструктурасы объектларында балаларның травма алу очраклары килеп чыгуга борчыла. 2016 ел башыннан алып тимер юллары челтәрендә поездлар хәрәкәте зонасында 44 бала зыян күргән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 33% ка артыграк.