Республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 15 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 23 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 67 очрагы, 160 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 611 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Майның 26 көне эчендә республикада 309 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 30 кеше һәлак булган һәм 345 кеше төрле тән җәрәхәте алган.