Экологик икеайлык башланганнан бирле төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары яныннан 8128 тонна чүп-чар җыелган

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

 

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чүп-чардан чистарту буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә.

 

26 нчы майга мәгълүматлар буенча, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы территорияләрдән 8128 тонна каты көнкүреш калдыклары җыелган. Санитар чистарту чараларында көн саен 735 кеше һәм 213 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

 

Федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары яныннан 3800 тонна чуп-чар җыеп алынган, көн саен 119 кеше һәм 41 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

 

“РТЮ” ААҖ Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге буенча филиалы Татарстан Республикасы чикләрендә тимер юлларны һәм янәшә территорияләрне тиешле санитар-экологик хәлгә китергән. Җыештырылган территориянең мәйданы 284486 кв.м тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, 14 тонна чүп-чар утильләштерүгә бирелгән. Икеайлыкта 1220 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Шулай ук 11 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм юкка чыгарылган.

 

Горький тимер юлы Казан территориаль идарәсе полигонында урнашкан бүлекчәләрнең территорияләрен чистартуны һәм төзекләндерүне оештырган. Тимер юлына бүлеп бирелгән полосаның жыештырылган мәйданы 4969,0 кв.м тәшкил иткән. Санитар чистарту һәм төзекләндерүдә 3890 кеше катнашкан,  715 куб метрдан артык күп-чар көнкүреш калдыклары полигоннарына ташылган.

 

Икеайлык башланганнан бирле “Татфлот” СК җәмгыятеннән беркетелгән территорияләрне санитар чистартуда 800 кеше катнашкан. Алар 9 тонна көнкүреш калдыклары җыйган, чүп-чар җыю өчен 3 контейнер мәйданчыгы ремонтланган һәм буялган.

 

“Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ мәгълүматы буенча, үткәрелгән тикшерүләр барышында чүп-чар белән эш иткәндә санитар-экологик таләпләрне бозулар ачыкланган. Нәтиҗәдә, административ хокук бозулар турында 35 физик затка актлар һәм беркетмәләр төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International