ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

 

Бүген Казан елга порты каршындагы мәйданда сатып алынган яңа техниканың чираттагы партиясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәтелде.

 

Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 17 халыкара рейслар. 2963 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3204 кеше килгән.


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

“Содружество” ААҖ компания полигонында хәрәкәт итүче теләсә нинди шәһәр яны поездларына "шунда" һәм "шунда һәм кирегә" билетлар сату буенча “Пригород” дип аталган мобиль кушымта гамәлгә кертте.

9-12 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 92 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 240 очрагы, 455 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 2649 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

17 нче сентябрьдән техник сәбәпләр аркасында Казан-Канаш юнәлешендә йөрүче 6353, 6101, 6351 һәм 6357 нче номерлы шәһәр яны поездлары үзгәргән җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк.

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 294 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 77 очрагы теркәлгән.

Техник сәбәпләр аркасында 13-17 һәм 19-23 сентябрьдә өч шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк.


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

“РТЮ” ААҖ Пассажирлар елы һәм Россиядә Кино елы кысаларында “Содружество” пассажирлар компаниясе Ижау төбәгендә “Осенний листопад” акциясе үткәрә. 9 сентябрьдән алып 30 октябрьгә кадәр шәһәр яны кассаларында билетлар алган очракта, пассажирга “Россия” кино үзәгенә ташлама белән купон тапшырыла.

Хәзерге вакытта Казан-Аэропорт, Казан-Кизнер һәм Кизнер-Ижау маршрутларында биш күчмә состав wi-fi белән җиһазланган инде.

 

Балык бистәсе муниципаль районында 9 сентябрьдән алып 30 октябрьгә кадәр “Балык Бистәсе причалына керү юлы” автомобиль юлының 0 км алып   1,99 км кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International