“Содружество” ААҖ даими рәвештә пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өстендә эшли. Шушы максат белән компания “Содружество” ААҖ полигонында хәрәкәт итүче теләсә нинди шәһәр яны поездларына "шунда" һәм "шунда һәм кирегә" билетлар сату буенча “Пригород” дип аталган мобиль кушымта гамәлгә кертте.
Кушымта тулы бәягә һәм шулай ук ташламалы билетларны (студентларга/мәктәп укучыларына) рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Түләү банк картасы аша башкарыла. Аның белән тәүлегенә 24 сәгать файдаланырга мөмкин һәм ул Android өчен (2,3,4 версияләре һәм югарырак) Google Play сайтында, iOS өчен (8, 9 версияләре) Apple Store сайтында бушлай.
Кушымтага тоташыр алдыннан кулланучы мобиль җайланманың ирекле хәтере җитәрлек икәненә инанырга тиеш. Шулай ук мобиль җайланма PDF форматындагы (бу форматта юл йөрү документы өчен түләүне раслаучы билет күчермәсе ачыла) файлларны укый торган кушымта белән җиһазланган булырга тиеш. Моннан тыш, билетны ышанычлы интернет-сигнал кабул итү зонасында гына рәсмиләштерергә кирәк.