“РТЮ” ААҖ Пассажирлар елы һәм Россиядә Кино елы кысаларында “Содружество” пассажирлар компаниясе Ижау төбәгендә “Осенний листопад” акциясе үткәрә. 9 сентябрьдән алып 30 октябрьгә кадәр шәһәр яны кассаларында билетлар алган очракта, пассажирга “Россия” кино үзәгенә ташлама белән купон тапшырыла. Билетлар Ижау, Кизнер, Люга, Можга, Пычас, Завод, Уен, Камбарка, Сарапул станцияләре кассаларында рәсмиләштерелә. Акциядә түбәндәге маршрутларга алынган билетлар катнаша: Ижау-Кизнер, Ижау-Люга, Ижау-Можга, Ижау-Пычас, Ижау-Уен, Ижау- Сарапул, Ижау-Камбарка, Ижау-Янаул, Ижау-Красноуфимск, Ижау-Ува, Ижау-Балезино, Ижау-Яр Чаллы, Ижау-Воткинск.
Купон әлеге маршрутларга билетларга булган очракта гына гамәлдә.