9-12 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 92 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 240 очрагы, 455 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 2649 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Сентябрьнең 12 көне эчендә республикада 159 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 16 кеше һәлак булган һәм 196 кеше төрле тән җәрәхәте алган.