“Содружество” пассажир компаниясе шәһәр яны поездларында чыбыксыз интернет челтәре кертә. Хәзерге вакытта Казан-Аэропорт, Казан-Кизнер һәм Кизнер-Ижау маршрутларында биш күчмә состав wi-fi белән җиһазланган инде. Бер үк вакытта 4G интернетның ике провайдеры эшли. Бер провайдерда интернет белән тоташу беткән очракта автомат рәвештә икенчесенең резерв каналына күчә. Шулай ук пассажирлар уңайлыгы өчен “Аэропорт” станциясе чыбыксыз интернет белән тоташтырылган.