9 нчы сентябрьдән “Балык Бистәсе причалына керү юлы” автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2016 елның 9 сентябре, җомга

 

Балык бистәсе муниципаль районында 9 сентябрьдән алып 30 октябрьгә кадәр “Балык Бистәсе причалына керү юлы” автомобиль юлының 0 км алып   1,99 км кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.

Автомобиль йөртүчеләргә урап узу өчен Балык Бистәсе торак пунктының Ленин урамы буенча юл тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International