21-23 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 72 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 141 очрагы, 151 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1239 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Октябрьнең 23 көне эчендә республикада 354 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 32 кеше һәлак булган һәм 393 кеше төрле тән җәрәхәте алган.